Шушы көннәрдә «Ливадия-Татарстан» шифаханәсендә «Нульгә омтылыш: хезмәтне саклау өлкәсендә илкүләм стратегия» темасы буенча һөнәр берлекләренең III Республика форумы узды. Конференц-залда һөнәр берлекләре лидерлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан кунаклар җыелды. Форумда Татарстанның республика һөнәр берлеге оешмасы исеменнән Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина, шулай ук һөнәр берлекләренең хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләре, районнарның башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре катнашты.
Форумны Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева ачты. Ул барлык һөнәр берлеге активистларына, һөнәр берлеге хәрәкәте ветераннарына һәм социаль партнерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Давид Кришталь үз чыгышында Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе эшенә югары бәя бирде. Форумның тантаналы өлеше Белоруссия һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник инспекторы Павел Маньконың котлавы һәм һөнәр берлекләре активын Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең «Остазлык өчен» («За наставничество») күкрәк тамгасы белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге тармагында әлеге Күкрәк тамгасы белән «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖеннән һөнәр берлеге әгъзасы, Владислав Маркелов бүләкләнде.
АПК хезмәткәрләре тармагыннан Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хатлары белән ике предприятие бүләкләнде, болар: Саба районыннан Мөхәммәтшин З.З. КФХсы һәм «Эссен Продакшн» АҖ.
Форум Хезмәтне саклау һәм экология департаменты җитәкчесе, баш техник хезмәт инспекторы Алексей Безюковның һәм Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУнең Хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау буенча тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Екатерина Кузнецованың чыгышы белән дәвам итте.
Төрле тармакларның башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләре хезмәтне саклауны оештыру буенча үз тәҗрибәләре һәм иң яхшы практикалары белән уртаклаштылар.
Форумда катнашучылар барлык оештыручыларга файдалы мәгълүмат бирүләре һәм уңай эмоцияләр өчен зур рәхмәт белдерделәр.