Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Игелекле Казан» («Добрая Казань») карамагында торучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Сөт бүләкләрен - «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье» продукциясе җыелмаларын – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 70 ялгыз әби һәм бабай алды.
Болар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә һәм чит кешеләр ярдәменнән башка чыгып йөри алмый торган 60 яшьтән 92 яшькә кадәрге ялгыз кешеләр. Алар арасында яткан авырып ятучылар бар, күпләре инсульттан соң реабилитация чоры узалар, шулай ук ДЦП һәм деменция диагнозлары куелган кешеләр бар. Бу өлкәннәр даими рәвештә «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешма карамагында торалар.
“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына безнең пенсионерларны игътибарсыз калдырмыйча, аларга ярдәм итеп торулары өчен зур рәхмәт. Компаниянең безгә ярдәм күрсәтүе беренче тапкыр гына түгел инде, һәм без предприятие җитәкчелегенә шундый кыен чакларда читтә калмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез”, - ди “Игелекле Казан” («Добрая Казань») коммерцичел булмаган автоном оешма директоры Татьяна Мерзлякова.
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм итә. Предприятие Анжела Вавилова исемендәге хосписны, Казанда һәм Зеленодольскида авыр тормыш хәлендә калган балалы хатын-кызлар яши торган «Колыбель» приютларын даими нигездә тулысынча бушлай сөт продукциясе белән тәэмин итә.