“Агросила” ике яңа бренд астында Пермь кошчылык фабрикасы продукциясен чыгара башлады

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның сентябрь ахырыннан Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләрендәге барлык азык-төлек челтәрләрендә ике яңа бренд -  «Важная Цыпа» һәм «Илһам» продукциясе  булачак. Шулай ук продукцияне Оренбург өлкәсендә һәм Башкортостан Республикасында эре челтәрләргә   чыгару да  планлаштырыла.
 «Важная Цыпа» бренды астында «Агросила Птицефабрика Пермская» АҖендә җитештерелгән 100дән артык төр продукция чыгарылачак. Болар: тавык ите, натураль ярымфабрикатлар, тирәнтен эшкәртелгән продуктлар: кулинария эшләнмәләре, котлетлар, пешерү өчен продукция, гриль, пилмән, ит гастрономиясе - тавык сосискаларыннан алып хуш исле  ысланган эшләнмәләргә кадәр. «Важная Цыпа» бренды астында җитештерелгән продукция үстерү һәм җитештерүнең барлык этапларында катгый сыйфат контроле уза. Продукцияне чыгару өстендә күпьеллык тәҗрибәсе булган экспертлар эшли.  Киң ассортиментлы  продукция арасыннан  һәр сатып алучы бренд линейкаларында үзен  канәгатьләндерә торган продуктны таба алачак.
«Илһам» бренды астында хәләл стандартлары буенча суытылган продукция чыгарылачак, ул катгый  рәвештә әлеге продукция нормаларына һәм таләпләренә  туры китереп, традицияләрне  истә тотып  һәм аларга  ихтирамлык  күрсәтеп җитештереләчәк. Пермь кошчылык фабрикасында «Илһам» бренды астында хәләл продукция чыгару мөмкинлеге Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте  сертификаты белән раслана, ул аудит уздырганнан   соң бирелгән. 
Пермь кошчылык фабрикасының үсеш планнарында - җитештерү куәтләрен арттыру һәм тәэмин итү географиясен киңәйтү. Киләсе елда кош итен эшкәртү өчен заманча җайланмалар сатып алу планлаштырыла, шуның ярдәмендә ярымфабрикатлар, кулинария һәм ит гастрономиясе җитештерү артачак, югары сыйфатлы яңа продуктлар барлыкка киләчәк. Кошчылык  фабрикасы продукциясен шулай ук күрше төбәкләр: Удмуртия Республикасы, Чиләбе һәм Төмән өлкәләре территорияләренә  чыгаруны оештыру да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International