Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбендә дүртенче тапкыр» укулар башланды. Быел проектта 40 кеше катнаша. Ачылу тантанасы Казан дәүләт университетында узды.
“Быел укулар бөтенләй яңа юнәлешләр буенча уза, болар: «Авыл агротуризмы» һәм «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе». «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар белән аралашулар әлеге юнәлешләрнең бик перспективалы булуын күрсәтте, шуңа күрә әлеге агымның уку программасы уникаль булачагын ышанычлы рәвештә әйтә алам”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
“Әлеге проект кысаларында укучылар теоретик әзерлек узу мөмкинлегенә ия булу белән бергә, ә алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән практик күнекмәләр һәм белемнәр дә ала алалар. «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучыларның Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында грант алулары һәм үз бизнес-проектларын уңышлы тормышка ашырулары сөендерә”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
“Фермер мәктәбе”ндә укулар, гадәттәгечә, Казан дәүләт аграр университетында уза. Алдагы ике айда «Фермер мәктәбе»ндә укучылар интенсив рәвештә һөнәри әзерлекләрен кабат яңартачаклар, ә укулар тәмамлангач, эксперт комиссиясе каршында бизнес-проектларын яклаячаклар һәм билгеләнгән үрнәктәге дипломнар алачаклар”, – дип билгеләп үтте Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.
«Фермер мәктәбе» кысаларында укучылар фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс-бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнәчәкләр, иң яңа агротехнологияләр белән танышачаклар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә укулар узачаклар.
Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе” 2021 елдан бирле эшли. Өч агымда 104 кеше укып чыкты, алган белемнәре белән алар авыл хуҗалыгын яхшы якка үзгәртәләр, эш урыннары булдыралар һәм авыл территорияләренең абруен күтәрәләр.
Агросәнәгать комплексын үстерүгә, эш урыннары булдыруга һәм авыл территорияләрендә тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль юнәлешле проект студентларны җәлеп итү буенча рекордлы масштабка иреште – тулаем Россия буенча 1000дән артык кеше катнашты. Катнашучы төбәкләр буенча да рекордлы санга җитте, аларның саны - 32.