ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләрен экологик яктан чиста игенчелек продукциясе җитештерергә өйрәтәчәкләр.
Республиканың өч йөздән артык авылында гаилә фермалары төзелеп сафка баскан. Якын киләчәктә алар бер меңнән ким булмас, шәт.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Яңа ел белән котлыйм!
Бүген ТР Хөкүмәт йортында гаилә фермалары төзү, шәхси крестьян хуҗалыкларының үсеше, 2011 нче елның 11 аена терлекчелек нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды.
Гомумән алганда, ярминкәләргә ТР районнарыннан 454 машинага төяп, 28,9 миллион сумлык продукция китерелде.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, икътисади әһәмияткә ия региональ программаларга дәүләт ярдәме күрсәтү - регионнарның социаль-икътисади үзенчәлекләрен билгели торган нәтиҗәле чара булып тора.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт муниципаль районында булды. Биредә өч гаилә фермасын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һ.б. катнашты.
Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 11,7 кг сөт алынган. Әтнә һәм Саба терлекчеләре алдынгылар рәтендә, аларда уртача савым - 15,6 кг. Актаныш районында савым бер сыерга 15,2 кг туры килә.
2011 нче елның 24 нче декабрендә Казанның тугыз базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Кышкы ярминкәләр республиканың башка район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә дә оештырылды.
Агымдагы елның 23 декабрендә республика авыл хуҗалыгы тармагы профсоюз комитетының уртак утырышы узды. Биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуртдинов катнашты. Очрашу барышында 2010-2012 елларга төзелгән авыл хуҗалыгы тармагы килешүенең үтәлешен каралды.