РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник җитәкчелегендә 2012 нче елга авыл хуҗалыгы үсешенә бәйле икътисади әһәмияткә ия региональ программалар җыю Комиссиясенең киңәшмәсе үтте.
Әлеге программаларны җыюның беренче этабында федераль казнадан 135 программаны финанслауга акча бүленгән. Алар узып баручы елда уңышлы гына тормышка ашырылган:
- сөтчелек тармагы буенча 35 программа;
- итчелек тармагы буенча 44 программа;
- РФ субъектларында авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча 9 программа;
- субъект үсешенә социаль-икътисади яктан мөһим булган җитештерү тарамагы буенча 47 программа.
2012 нче елда икътисади региональ программалар өчен федераль казнадан 12 млрд. сум акча бүленер дип көтелә.
Агымдагы елда дәүләт казнасыннан 117 программаны финанслау 8 млрд. 150 млн. сумны тәшкил иткән. Региональ бюджеттан исә 13,8 млрд. сум бүленгән.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, икътисади әһәмияткә ия региональ программаларга дәүләт ярдәме күрсәтү - регионнарның социаль-икътисади үзенчәлекләрен билгели торган нәтиҗәле чара булып тора.