Рөстәм Миңнеханов: «Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгын күрәбез һәм аларга без рәхмәтле»

2011 елның 30 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт йортында гаилә фермалары төзү, шәхси крестьян хуҗалыкларының үсеше, 2011 нче елның 11 аена терлекчелек нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңннеханов алып барды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, быел авылда эшләргә теләүчеләргә 4,5 миллиард сумлык кредит биргәннәр.

Министр сүзләренә караганда, бүген терлекләрнең баш саны буенча беркадәр артта калу бар. Кошчылыкта киресенчә, баш саны үсеше 3 процент булган. Савым күләме дә, узган елга караганда, 3 процентка күтәрелгән. “Тик бу безне канәгатьләндерә алмый”, - ди министр.

Гаилә фермасы төзү нәтиҗәсендә 2 меңнән артык кешегә эш урыны булган. Мондый фермалар саны бигрәк тә Әгерҗе, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарында арткан. Республика бюджетыннан 287 гаилә фермасы төзүгә 155 миллион сумнан артык акча бүлеп биргәннәр. Авылда гаилә эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә киләсе елга да ярдәм булыр дип көтелә. Министр сүзләренә караганда, яңа федераль программа нигезендә, гаилә сөтчелек фермасы төзүчеләргә чыгымнарның 30 процентын кайтарып бирәчәкләр. Марат Әхмәтов әйтүенчә, әлеге программада Татарстан да катнашырга тиеш. Савым сыерларын санын саклап калуга да зур игътибар биреләчәк. Киләсе елга авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә ярдәм сөтлебикәләр саныннан чыгып билгеләнәчәк дип фаразлана. Өстәвенә үрчем алучыларга да булышмакчылар. Акчалата ярдәм яңа терлекнең һәр башына 300 сум тәшкил итәр дип көтелә.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.  «Сезнең хезмәтегезне күрәбез һәм сезгә рәхмәтлебез»,- дип сүзен тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International