Бүген ТР башкаласында яңа ел алды ярминкәләре үтте. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре казанлыларга киң ассортиментта арзан бәядән үз продукциясен тәкъдим итте.
Сату-алу 9 мәйданда гөрләде. Вахитов районы базарында Нурлат һәм Саба районы, Идел буе районында – Әтнә һәм Лаеш районы, Мәскәү базарында - Мамадыш һәм Балтач районы, Яңа Савин районында – Югары Ослан һәм Кайбыч районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкка хезмәт күрсәтте. Авиатөзелеш районында – питрәчлеләр, Киров районында апаслылар үз продукциясен тәкъдим итте. Совет районында исә ярминкәне Кама Тамагы (Дәрвишләр бистәсе) һәм Балык Бистәсе (Зәкиева урамы) районы хуҗалыклары оештырган иде. Ә «Фермер» сәүдә үзәгендә ярминкә ТРның шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнашында үтте.
Казан базарларына авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре барлыгы 96,2 тонна бәрәңге, 77 тонна яшелчә, 68 тонна ит ризыклары, 428,9 мең штук йомырка, 9 тонна карабодай ярмасы, 113,2 тонна он алып килгән. Шулай ук сатуда сөт продуктлары, төрле ярмалар, кондитер ризыклары һ.б. бар иде.
Гомумән алганда, ярминкәләргә ТР районнарыннан 454 машинага төяп, 28,9 миллион сумлык продукция китерелде.
Узып баручы елның соңгы ярминкәсендә халыкта йомырка, сыер ите, сөткә сорау зур иде.