Агымдагы елның 23 декабрендә республика авыл хуҗалыгы тармагы профсоюз комитетының уртак утырышы узды. Биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуртдинов катнашты. Очрашу барышында 2010-2012 елларга төзелгән авыл хуҗалыгы тармагы килешүенең үтәлешен каралды.
Утырышта авыл ТР хуҗалыгы комплексында эшләүчеләрнең профсоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Ул 2012-2014 елларга Россия буенча авыл хуҗалыгы тармагына караган килешү төзелү турында хәбәр итте.
Өч еллык килешүдә киләчәктә партнерлар белән авыл-төлек куркынычсызлыгын булдыру буенча эш, авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләрнең керемен арттыру, кече форма шәхси хуҗалыкларның эшен алган җибәрү һ.б. сораулар каралган.
Фәридә Гарифуллина белдерүенчә, яңа килешүдә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакын 80% ка кадәр күтәрү күздә тотыла, әлегә бу сан 50% ны тәшкил итә.
Искәрмә, 2011 елда профсоюз оешмаларының саны “Челны-Бройлер” җәмгыятендә, Лениногорск, Балтач районында арткан. Кукмара район оешмасының да эшчәнлеге яңадан торгызылган. Хәзер биредә 46 беренчел профсоюз оешмасы бар.
Утырышта шулай ук сүз яшьләр белән алып барылган эш турында да барды. Катнашучылар белдергәнчә, профсоюз эшенә яшь лидерларны да тартырга кирәк. Чөнки нәкъ менә алар республиканың киләчәк потенциалы булып тора.