Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халыкта сыер ите, йомырка, сөткә сорау зур булган

2011 елның 26 декабре, дүшәмбе

2011 нче елның 24 нче декабрендә Казанның тугыз базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Кышкы ярминкәләр республиканың башка район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә дә оештырылды.

Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы 28,7 миллион сумлык продукция китерелде. Продукция алып килүдә 423 машина җәлеп ителде.

Татарстан башкаласына 70тонна бәрәңге, 85 тонна яшелчә, 81,1 тонна ит, 450,9 мең штук йомырка, 134,2 тонна шикәр комы, 47,2 тонна сөт, 12,8 тонна карабодай ярмасы китерелде. Шулай ук сатуда кондитер, сөт ризыклары һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары бар иде.

Яңа ел алдыннан халыкта сыер ите, йомырка, сөткә сорау зур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International