Марат Әхмәтов Әлмәт районында гаилә фермаларын ачуда катнашты

2011 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт муниципаль районында булды. Биредә өч гаилә фермасын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һ.б. катнашты.

Башта Марат Әхмәтов Рокашев авылында Николай Малышевның гаилә фермасы белән танышты. Монда 1346 башка исәпләнгән дуңгыз комплексы  урнашкан. Хәзерге вакытта фермада 315 баш дуңгыз бар. Әлеге комплексны булдыру өчен Николай Малышев муниципаль милекне залогка куеп кредит алган, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанс ярдәм күрсәткән. Фермада 10 кеше эшли.

Аннан соң министр Соли авылында  Наил Маннаповның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Әлеге комплекс  50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән.Бүгенге көндә фермада 31 баш мөгезле эре терлек бар , шуларның 20се –сыер.  11 ай эчендә биредә 74,8 тонна сөт, 2,3 тонна ит җитештерелгән. Фермада 3 кеше хезмәт куя.

Яңа Надыр авылында катнашучылар Делус Камалов оештырган кәҗә фермасын ачуда катнашты. Комплекс  барлыгы 100 башка исәпләнгән. Хәзерге көндә биредә 73 баш кәҗә бар. 11 айда крестьян фермер хуҗалыгында 6,88 тонна җитештерелгән, шуның 2,5 тоннасы сатылган. Фермада 3 кеше эшли.

Хәзерге вакытта Әлмәт районының 13 гаилә фермасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International