Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Яңа ел белән котлыйм!
Узып баручы 2011 нче ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар.
Узган елдагы корылык белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, быел 5 миллион тоннадан күбрәк күләмдә җыеп алынган бөртекле һәм бөртекле кузаклылар уңышы республикабыз ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Башка авыл хуҗалыгы культураларын да мул уңыш белән сөендерде. Татарстан терлекчелеге 1,5-2 еллык азык запасы белән тәэмин ителде.
Узган кышның кырыс шартларында терлекләрнең баш санын һәм аларның продукт бирүчәнлеген саклап кала алган терлекчеләргә аеруча зур ихтирам һәм рәхмәт сузләре җиткерәсе килә. Бу тармакның унышы агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеш нигезе булып тора.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү, югары технологияле гаилә фермаларын булдыру буенча максатчан эш алып барабыз. Якындагы ике-өч ел эчендә аларның саны меңнәрчә булачак. Гаилә фермаларын үстерү - халыкны эш белән һәм тотрыклы керем белән тәэмин итү генә түгел, авыл тормышын, күп милләтле халкыбызнын традицияләрен саклау да әле.
Яңа 2012 нче елга аяк басканда, Республиканың барлык авыл хезмәтчәннәренә нык сәламәтлек, иминлек, муллык, хыялларының чынга ашуын телим.