Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре өчен курслар башланды

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2012 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре өчен курслар башланды. Биредә АПК предприятиеләренең 100гә якын җитәкчесе авыл хуҗалыгының төрле тармакларындагы яңалыклар турында мәгълүмат алачак.

Уку дәвамында АПК җитәкчеләренә базар икътисады шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары, экологик яктан чиста игенчелек продукциясен ничек җитештерергә кирәклеге хакында сөйләячәкләр. Шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен чәчүлекләргә мониторинг үткәрү серләренә дә төшендерәчәкләр.

АПК предприятиеләре җитәкчеләре шулай ук сөт һәм ит җитештерүне арттыру юллары белән дә танышачак. Шәхси хуҗалыклар да игътибар үзәгендә булачак.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International