Авылның алтын баганалары

2012 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Авыл һәр яңалыкны сагаебрак кабул итә. Гаилә фермалары белән дә шулай килеп чыкты бугай. Кайбер авылларда бүген дә әле аның киләчәгенә ышанып җитмиләр. Кайберләрендә, киресенчә, җиң сызганып эшли дә башладылар, инде күпләп продукция җитештерәләр. Республиканың өч йөздән артык авылында гаилә фермалары төзелеп сафка баскан. Якын киләчәктә алар бер меңнән ким булмас, шәт.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның уй-хыяллары тормышка ашып бара бит. Министрның: “Авыл кешесе фермага эшкә шатланып килсен дә җан тирләрен чыгармый гына эшләсен иде”, – дигәнен еш ишетергә туры килгәләде. Югыйсә шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар авылларда моңарчы да бар иде ул. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, бәйрәмсез-ялсыз эшләгән, кулыннан сәнәк белән көрәк төшмәгән кешене бәхетле дип әйтеп буламыни?

Хәзер әнә гаилә фермасы хуҗасын таный да алмыйсың. Элеккеге колхоз рәисләреннән һич кенә дә ким түгел. Кайсылары арттырып та җибәрәдер әле. Бүгенге гаилә фермасы хуҗасын кичәге терлекче белән чагыштырып та булмый шул инде. Үз-үзен тотышы да башка: чын хуҗаларча, вәкарь белән генә сөйләшә. Йөзләгән гектар җире, ишегалды тулы үз техникасы. Кыскасы, киләчәк авылының алтын баганалары, чын хуҗалары барлыкка килә түгелме?

Гаилә фермаларының эче­нә керсәң дә җаннар рәхәтләнеп китә. Шәхси хуҗалыклардагы кайбер биналар кебек аннан-моннан гына табыштырган, төрле яклап терәүләр белән ныгытылган котсыз корылмалар түгел инде. Ферма диварлары иң яхшы материаллардан гына эшләнгән, эчләре ялт итеп тора. Җылы, якты, иркен. Иң сөенечлесе: авыр эшләрнең барысы да махсус җайланмалар ярдәмендә башкарыла. Гаилә фермаларының күбесендә терлекләрне ашату-эчертү, ветеринария күзәтчелеге, катнашма азык күләме, төрле биоөстәмәләр һәм башка бик күп чаралар компьютер ярдәмендә билгеләнә. Интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагындагы яңалыкларны белешеп кенә калмый, ә көне-сәгате белән үзләрендә кулланырга тырышалар хәзер гаилә фермасында. Керем-чыгымнарны да көннекен-көнгә исәпләп баралар!

Без үскәндә укытучы апа, киләчәктә фермада эшләү өчен генә түгел, көтү көтәргә дә югары белем кирәк булачак, дия иде. Хак әйткән икән бит! Бүгенге гаилә фермасында югары җитештерүчән техника һәм технологияләр бу эшкә алынучыдан югары әзерлек тә сорый ул. Кем әйтмешли, заман югарылыгында булмасаң, үзеңне хәзер әйләнеп узачаклар. Гаилә фермасы хуҗасына бүген продукция җитештерү һәм урнаштыру турында гына түгел, ничек итеп чыгымнарны киметү, үз бизнесының киләчәген ныгыту турында да кайгыртырга туры килә. Моның өчен исә дәүләт һәм җирле хакимиятнең ярдәменнән мөмкин кадәр тулырак файдалану зарур. Алга киткән илләрдә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә ярдәм күләме бездәгегә караганда дистәләрчә тапкырга артык икән, иртәме-соңмы аның бездә дә шулай булмый хәле юк. Бигрәк тә якын киләчәктә Россиянең Бөтендөнья сәүдә системасы шартларында эшләячәген искә алганда.

Киләчәк турында сүз алып барганда, соңгы вакытларда Татарстанда гаилә фермаларының роле артуы күзәтелә. Бигрәк тә сөт һәм ит җитеш­терүдә. Бу эш әле чагыштырмача яңа саналса да, республиканың өч йөз илле гаилә фермасында бүген үк инде 11 меңнән артык мөгезле эре терлек, дистәләрчә мең сарык, кәҗә, бер миллион чамасы кош-корт асрыйлар! Гаилә фермалары инде 1500 авыл кешесен даими эш белән тәэ­мин итә алган. Дәүләтнең аларга ярдәме исә йөзләрчә миллион сумнар белән исәпләнә.

Күптән түгел миңа Алексеевск районы үзәгеннән җитмешләп чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә Иске Муллино авылында булырга туры килде. Дөньяны кар баскан көннәр. Ни гаҗәп: фермага юл тип-тигез, чистартылып куелган. Үз тракторлары булгач җайлы шул инде. Ферма бинасы үзе дә әллә каян ялт итеп күренеп тора! Гаилә башлыгы Людмила Панкратованы Мәскәүдә ил җитәкчеләренең гаилә фермалары буенча уздырган бер ки­ңәшмә­дә телевизордан кү­реп калган идем.

Тормышта тагын да яшьрәк икән үзе. Шушы ханымның 14 бала әнисе икәнлеген алдан белмәгән булсам, үзен күреп кенә ышанмаган булыр идем. Балаларның унбере – әти-әнисез калган ятимнәр. Дөрес, Людмила Геннадьевна аларны да, үзләренең өч баласын да ире белән бергә тигезлектә тәрбия кылырбыз дип өметләнеп алган. Тик заманында Әфганстанда каты яраланып кайткан бөркеттәй ире кинәт кенә бу дөньядан китеп барган. Олы йөрәкле ана ундүрт баласын кочаклап, сыңар канат белән калса да сынмаган, сыгылмаган! Югыйсә ерак бер авылда 8 миллион сум кредит һәм бихисап күп проблемалар белән йөзгә-йөз калу бер дә җиңел булмагандыр. “Район җитәкчеләре, балаларым, туган-тумача, дусларым һәрдаим ярдәм итеп торганда бирешмәбез”, – ди гаилә фермасы хуҗасы Людмила Панкратова.

КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International