ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 3168,1 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 162,6 тоннага артыграк.

ТР Азнакай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район авылларында яшәүче “2012 – 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм” программасында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен юнәлеш бирүче киңәшмә үткәрелде.


9
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Соңгы ике елда Әгерҗедә 17 гаилә фермасы сафка баскан. Узган ел алар барлыгы 40 тонна сөт һәм 23 тонна ит җитештергән. Киләчәктә югары технологияле фермаларны 35кә җиткерү планлаштырыла.


6
апрель, 2012 ел
җомга

2012 елның 6 апрелендә Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2012 елның өч ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Татарстан аграрийлары быел язгы кыр эшләренә әзерлекне төгәлләп килә, кичә, мәсәлән, күпьеллык үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр.

Бүген Сарман районы артыннан «Зәй» агрофирмасының «Ялкын» бүлекчәсе игенчеләре дә күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште.


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Делегация составында ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм муниципаль район башлыклары бар иде.

Бүген Сарман районы «Җәлил» агрофирмасының «Карамалы» һәм «Туган як» агрофирмысының «Саклаубаш» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә тотынды. Аграрийлар күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Әлеге эштә барлыгы 3 агрегат  җәлеп ителгән. 


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Белгечләр белдерүенчә, кышлау вакытында балыкларның авырулары, үлемнәре күзәтелмәгән. Май башында карп, ак амурларны ачык һавадагы сулыкларга күчерәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International