Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 нче августка бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, республика хуҗалыкларында 460,7 мең тонна печән, 2533,9 мең тонна сенаж, 173,1 мең тонна силос әзерләнгән.
Шартлыча 1 баш терлеккә 17,1 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Гомумән алганда, республика аграрийлары 1061,1 мең тонна терлек азыгы әзерләгән.
Алабуга, Тәтеш, Кукмара, Лаеш, Биектау районнарында шартлыча 1 баш терлеккә 18,5 центнер берәмлегеннән артыграк терлек азыгы туры килә.
Яшел массаны сенажга салу буенча Арча, Әлки, Кукмара, Актаныш, Балтач районы хуҗалыклары алдынгылар сафында.