14 августка бирелгән мәгълүматлар буенча, Әлки, Кукмара, Саба һәм Чистай районы игенчеләре уракны тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, кичә әтнәлеләр уңышны беренчеләрдән булып җыеп алды. Ә Балтач һәм Нурлат игенчеләренә 3 процент мәйданда гына урып-җыюны башкарасы калды.
Бүгенге көндә республика кырларында игеннәр 1292 мең гектар мәйданда суктырылган. Бөртеклеләрнең тулаем күләме исә 2 млн. 679 мең тоннаны тәшкил итә. 1 гектарга уртача 20,7 центнер ашлык туры килә.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән Татарстанда туфракны чәчүгә әзерләү дә бара. Хәзерге вакытта республика буенча планлаштырылган мәйданның 21 проценты эшкәртелгән. Балтач, Бавлы, Зәй, Нурлат, Питрәч, Сарман, Теләче районы аграрийлары исә 30 проценттан артык мәйданда эш башкарган.
Районнардагы урып-җыю эшләре белән биредә таныша аласыз.