Марат Әхмәтов Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Бавлы районнарында булды

2012 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Бавлы районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.

Эшлекле сәфәр Зәй районыннан башланды. Министр башта Югары Лоҗыда Илшат Хәбибуллинның Деваль җиһазлы гаилә фермасында булды. Илшат Хәбибуллин гаилә фермасы үстерү буенча лидерлар рәтендә. Аның бүген 60 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуның 37се савым сыеры, 70 е сарык. Бер сыердан тәүлегенә 14,4 кг сөт савып алына, тулаем савым 582 килограмм тәшкил итә. Эшмәкәр аны “Вамин” ҖЧШ Чаллы сөт заводының Зәй филиалына сата. Эшмәкәр көзгә грант-лизинг буенча алган теплицасында яшелчә үстерергә ниятли. Җәен әйләндереп алынган ферма биләмәсендә силос траншеясы, ябулы ындыр табагы, сарыклар өчен абзар төзеде. Илшат игенчелек белән дә шөгыльләнә. Аның 130 гектар чәчүлек җире бар, шуның 80 гектарында бөртекле культуралар үстергән. Игенчелек белән шөгыльләнү өчен барлык төр техникалары да бар. Әлеге җәһәттән район җитәкчелеге белән йортлар салу өчен җир мәсьәләсен хәл ителгән. Марат Әхмәтов эшмәкәрнең әлеге идеяләрен хуплап, республика ярдәме буларак, 2 йорт төзүгә, аның биләмәсендәге юлларны асфальтлау, арендага өстәмә җир участоклары алуга булышачагын белдерде.

–Бетеп баручы авылга яңа сулыш өрүче, эшсезлекләрне эшле итүче, инициативалы Илшат кебек егетләр белән горурланырга кирәк, – диде министр.

“Сармаш” бүлекчәсе басуында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Аңа кадәр министр вертолетта “Восток” агрофирмасы басуларын карап чыкты. Әлеге агрофирма районда урып-җыю эшләре һәм уңыш буенча алда бара. Районда җыеп алынган 85521 тонна уңышның 35095 тоннасы “Восток” агрофирмасы өлешенә туры килә. Әлеге хуҗалыкта чөгендер уңышы да мул күренә. Агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре Васыйл Мифтахов белән Азат Хәйруллин әйтүенчә, быел ул төбәктә яңгырлар да булган, технология таләпләре дә төгәл үтәлгән. Кыскасы, быел “Сармаш” уңышы белән шаккатырырга җыена. Министр бодай басуына кереп, бөртеклеләрнең өлгерешен карады. Комбайнчылар бер минутны да бушка әрәм итми. Басуны бер әйләнүгә бункерлар тула. Уңыш булгач, эшләве дә күңелле, диләр игенчеләр. 

Аннан министр төрле юнәлештә эшчәнлек алып барган гаилә фермалары, эшмәкәрләр үстергән, җитештергән әйберләрдән оештырылган күргәзмә белән танышты.

Районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 78 процентында башкарылды. Һәр көн 4 процент мәйданны җыеп алганда, урып-җыю эшләрен 20-21 августка төгәлләү мөмкин булачак дип көтелә. Министр да уракны шул чорга тәмамлау бурычын куйды. Ул очрашу ахырында ашлыкны сатып алу бәяләре, көзге чәчүгә әзерлек, җыйган уңышны сату кебек мәсьәләләргә басым ясады. 

–Зәй урып-җыю буенча лидерлар рәтендә, эшләр алга таба да мондый темпта барганда, районның беренче бишлеккә керү ихтмалы зур,- диде ул.

Аннан соң министр Әлмәт районы кырлары белән танышты. Ул Әлмәт районында уңышны җыеп алу барышыннан канәгать калды. Ул бу хакта “Союз-Агро” ҖЧҖ кырында очрашуда хуҗалык җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, район башкарма комитеты вәкилләренә белдерде. “Сездә уңыш республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда яхшырак. Шулай булырга тиеш тә, чөнки 2010 елда сездә корылык булды. Сездә икмәк булуына бик шатмын, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Быел субсидияләрне дә исәпкә алып, ашлык сатып алу бәясе узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек югары. Хәзер уңышны җыеп алу бурычы куела. Фаразлауларга караганда 22 августтан соң тоташ яңгырлар көтелә”.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белдерүенчә, уңыш җыеп алу буенча махсус оештырылган штаб көнгә ике тапкыр җыела, дөрес, соңгы вакытта анда ниндидер проблемалары булган хуҗалыклар вәкилләре генә чакырыла. Андыйлар да азая, районда урак өсте ахырына якынлаша.

“Иң мөһим принцип – үзегезне һәм республика җитәкчелеген хур итмәү. Президент тарафыннан куелган бурычны үтәргә тырышабыз. Кем иртәрәк тәмамлый, шулар күршеләренә ярдәм итә”, - дип белдерде министрга Мәҗит Салихов.

Марат Әхмәтов журналистларга вертолеттан күргәннәре хакында белдерде: “Уңай тәэсирләрт калды, кырлар, уңыш җыю темплары, эшләрне оештыру, бу процесста хакимиятнең актив катнашуы һәм башкарма комитеттан вәкилләр беркетү ягыннан административ ярдәм булуы ошады. Быел Әлмәттә уңыш та яхшы, әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Авыл хуҗалыгына зур кызыксыну белдергән яңа башлык тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешәячәк дип ышанам”.

Бөгелмәдә уңыш җыеп алу эшләре яхшы оештырылган дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, район кырларын вертолеттан күзәткәннән соң. “Биредә хезмәтне оештыру миңа язын ук охшаган иде. Бүген Татарстан аграрийларының максаты – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Бөгелмәлеләр дә уңышны җыеп алуга сизелерлек өлеш кертер дип ышанам”, - диде министр. Бүгенге көндә республиканың Бөгелмә районында бөртекле культураларның 80 проценты җыеп алынган, дип белдерде район башлыгы Илдус Касыймов. Бөгелмә аграрийлары бер тәүлектә җыеп алган уртача уңыш 4 процент тәшкил итә.

Марат Әхмәтов “Азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бөгелмә аграрийларының сорауларына җавап бирде, кырларда эш барышына уңай бәя бирде һәм бүгенге көндә уңышны җыеп алу темпын саклау мөһим булуын ассызыклады.

Очрашуда министр ашламаны күп итеп кертү мөһимлеген билгеләде, чөнки Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары ел саен дым аз булудан интегә.

Эшлекле сәфәрнең соңгы пункты Баулы районы булды.  Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу “Берлек” ҖЧҖ кырында узды.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу ахырына якынлаша. Урак өсте оештырылган төстә бара. Әлегә һава шартлар яхшы тора. Быел планлаштырылган уңышны җыеп алып булмады, кайбер районнар корылык зур зыян китерде, шул исәптә Баулы районына да. Бу соңгы 4 елда өченче коры ел. Район игенчеләре тарафыннан яхшы уңыш алу өчен барлык чаралар күрелүгә карамастан, дым җитмәү тискәре роль уйнады.

“Баулыда үсемлекләрне карау һәм эшләрнең оештырылган төстә баруыннан гаеп табып булмый. Уңыш аз булуның сәбәбе – дым җитмәү, шулай ук туфракка туклыклы матдәләр җитәрлек дәрәҗәдә кертмәү дә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, туфракны тирәнтен эшкәртүгә һәм азотка бай ашламалар кертүгә игътибар бирергә тәкъдим итәм”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр Баулы районында уңыш җыю эшләренең яхшы башкарылган булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә 22,5 мең гектардан уңыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 81 процентын тәшкил итә. Кырларда 62 комбайн эшли.

Марат Әхмәтов тиздән авыл товар җитештерүчеләренә бюджет дотацияләре билгеләү буенча булачак үзгәрешләр, яңа уңыш бәясе турында сөйләде, Баулы аграрийлары сорауларына җавап бирде.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International