Казанда бал ярминкәсе узачак

2012 елның 10 августы, җомга

10-20 нче август көннәрендә Спорт сараенда бал ярминкәсе узачак. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтәчәк.

Өлкәннәр һәм аз керемле гаиләләр өчен бал түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә барышында хәйрия акциясе дә үтәчәк. Оештыручылар Казан шәһәрендә урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм ясыячак. Чара баллы күчтәнәчләр өләшү белән тәммамланачак, - дип хәбәр итә “Татар-информ”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International