Әтнәлеләр урып-җыюны тәмамлады

2012 елның 13 августы, дүшәмбе

Республикада Әтнә игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Гәрчә район республиканың төньягында урнашып, биредә уракка сонрак тошсәләр дә.

Районның авыл хуҗалыгы идәрәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белдерүенчә, быел бөртеклеләр 20 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Җыеп алынган икмәкнең күләме исә 45 мең тоннадан артык. Алдагы елларда бу күрсәткеч 70 мең тонна булган. Быел әтнәлеләр гектарыннан якынча 22 центнер уңыш җыеп алаган. Техниканың яңа булуы һәм комбайнчыларның эш тәҗрибәсе эшне тиз тотырга йогынты ясады ди ул.

Хәзер Әтнә районында туфракны көзге чәчүгә әзерләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International