ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

23 август  мәгълүматлары буенча, республикада планлаштырган барлык мәйданның 786,2 мең гектары (39%) сукаланган. Шулай ук 136 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү башкарылган.


21
август, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Биредә урып-җыю эшләренә берече нәтиҗәләр ясалды, шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү һәм көзге кыр эшләренә кагылган сораулар да каралды.


17
август, 2012 ел
җомга

Бу узган ел белән чагыштырганда 33,1 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 165,5 тонна сөт савылган.


15
август, 2012 ел
чәршәмбе

Мөслим районы Тугаш авылы егетләре бертуган Сирин, Динар һәм Ленар Хуҗиннар - быелгы урак алдынгылары. Урып-җыю башыннан бирле аларның эш күрсәткече бүгенге көнгә 2290 т, 2465 т һәм 1883 т тәшкил итә.


14
август, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Бавлы районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.

Бүгенге көндә республика кырларында игеннәр 1292 мең гектар мәйданда суктырылган. Бөртеклеләрнең тулаем күләме исә 2 млн. 679 мең тоннаны тәшкил итә. 1 гектарга уртача 20,7 центнер ашлык туры килә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренче булып уңыш җыюны төгәлләгән Әтнә муниципаль районы игенчеләрен котлады.


13
август, 2012 ел
дүшәмбе

Хәзер Әтнә районында туфракны көзге чәчүгә әзерләү бара.

Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 нче августка бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, республика  хуҗалыкларында 460,7 мең тонна печән2533,9 мең тонна сенаж, 173,1 мең тонна силос әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International