10-11 сентябрьдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов 16 районның идарә башлыклары һәм зур агрофирма, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты. Бу җыелыш кысаларында сүз спирт заводларында эшкәртүдән калган түп (барда) һәм чүпрәне сөтчелек тармагында актив куллану турында барды.
2012 елның 8 сентябрендә Ленин районында җирне тирәнтен эшкәртү буенча семинар үтте. Монда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, район җитәкчесе Рәгат Хөсәенов, тугыз районнан идарә башлыклары һәм белгечләр катнашты.
Республика районнарының 2/3е бәрәңге казу эшенә керешкән. Бүгенгә 2800 гектар мәйданнан бәрәңге казып алынган. Ул барлык басуларның 23 % ын тәшкил итә. Быел бәрәңге культурасы 12,2 мең гектарда утыртылган.
Республикада быел старт алган “Яшь фермер“ программасында Татарстанның 160 фермеры катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган әлеге бәйгедә шуларның 100гә якыны җиңү яулады. Алар арасында райондашларыбыз да бар.
Тиешле таләпләр, технологияне үтәмәү, көзге кыр эшләрен дөрес оештырмау, контроль һәм исәп-хисап булмау – бу әнә шул байлыкны югалтуга китерә. Һәр хуҗалыкның көзге кыр эшләренә җентекле эшче планы булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, югары уңышка ышаныч юк.
9 сентябрь көнне Казан Дәүләт Аграр Университетының укыту-демонстрация үзәгендә Татарстан виноград үстерүчеләренең күргәзмәсе узачак.
2012 елның 2 сентябрендә “Росагролизинг” ААҖ дүртенче илкүләм автопробег башлап җибәрде. Оештыручылар Урал федераль округын, Түбән Новгород өлкәсен үтеп Татарстанга килде.
Республика аграрийлары быел барлыгы 2 млн. гектарда җир эшкәртәчәк. Бүгенге көндә шуның 63 проценты башкарылган, 162 мең гектарда тирәнтен эшкәртү алып барылган.
"Гаилә фермасы – ул авылның киләчәге. Ул үзенчә агитпункт. Дәүләт терлекчелек секторын үстерү өчен чаралар күрә: ферма төзелешенә 1 миллион сум акча, ферма өчен җиһаз алырга өлешчә акча, кредитлар, һ.б. – болар барысы да фермерларга ярдәм итү ысуллары", - дипп белдерде Марат Әхмәтов гаилә фермасын ачу тантанасында.
Татарстанда август-сентябрь айларында гына да 43 плотина яңабаштан төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, төрле районнарда йөзләрчә миллион сумлык сугару җайланмалары сафка басты.