2012 елның 8 сентябрендә Ленин районында җирне тирәнтен эшкәртү буенча семинар үтте. Монда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, район җитәкчесе Рәгат Хөсәенов, тугыз районнан идарә башлыклары һәм белгечләр катнашты.
Семинарда катнашучылар “Хәйретдинов Н.Л.” КФХ, “Чулпан” ҖЧҖ, “Лениногорская”, “Маркс”, “Спартак”, “Ленина”, “Сатурн-Урал”, “Союз-Агро” агрофирмаларында булдылар. Алар монда яңа техник җайланмаларның эш рәвеше һәм мөмкинлекләре белән танышты.
Тәлгат Таһирҗанов сүзләренә караганда, республикада туңга сөрелгән җир буенча хәлләр төрле. “Җир эшкәртү авыл-хуҗалыгы культурасын үстерүгә һәм киләсе уңышка зур йогынты ясый. Шуңа күрә идарә башлыкларына бу эшне районнарда күзәтү астына алырга киңәш итәм ,” – диде министр урынбасары.
“Җирне августта эшкәртергә өлгергән хуҗалыклар отачак. Сентябрь башындагы туңга сөрү дә уңышка файда китерәчәк. Шуңа күрә җир эшкәртүне 20 сентябрьгә тәмамларга кирәк,”- дип мөрәҗәгать итте Тәлгат Таһирҗанов.
Татарстанда тирәнтен эшкәртелергә тиешле җир мәйданы 2 млн. гектарга якын. 11 сентябрьгә 71% тәмамланган. Шул исәптән төптән эшкәртелергә тиешле иген игәргә яраклы, сөрү катлавы мәйданы 199 мең гектар.