Эшкәртү сәнәгатеннән калган продукция авыл хуҗалыгына зур ярдәм

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

10-11 сентябрьдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов 16 районның идарә башлыклары һәм зур агрофирма, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты. Бу җыелыш кысаларында сүз спирт заводларында эшкәртүдән калган түп (барда) һәм чүпрәне сөтчелек тармагында актив куллану турында барды.

Юкка гына бу чараны үткәрү урыны итеп Усад, Мамадыш, Төрнәче аракы заводларын сайламаганнар. Чөнки очрашуда завод җитәкчеләре һәм белгечләр дә бар иде.

Җыелышта катнашучылар аракы заводында калдыкларны эшкәртү технологиясе белән танышты. Белгечләр түпнең файдасын аңлатты.

Министр урынбасары Нәҗип Хәҗипов сүзләренә караганда, эшкәртү тармагында ел саен 700 мең тонна җитештерү калдыклары кала. Быелгы ашлык кытлыгын исәпкә алсак, түп (барданы) куллану терлекчелектә зур ярдәм булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International