Татарстанда бәрәңге уңышы 23% мәйданнан җыеп алынды

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Соңгы хәбәр буенча, 10 сентябрьдә республика районнарының 2/3е бәрәңге казу эшенә керешкән. Бүгенгә 2800 гектар мәйданнан бәрәңге казып алынган. Ул барлык басуларның 23 % ын тәшкил итә. Быел бәрәңге культурасы 12,2 мең гектарда утыртылган.

Хәзергә республикада барлыгы 41,3 мең тонна икенчел икмәк җыеп алынган. Иң зур уңыш Баулыда - гектарыннан 280 центнер, алардан аз гына Алабуга, Минзәлә, Тукай районнары калыша. Биредә уңыш гектарыннан 250 центнер.

Уртача алганда, Татарстанда бәрәңге уңышы гектарыннан 147 центнер. Узган ел бу вакытта бәрәңге басуларының 17% гына казылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International