Республикада быел старт алган “Яшь фермер“ программасында Татарстанның 160 фермеры катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган әлеге бәйгедә шуларның 100гә якыны җиңү яулады. Алар арасында райондашларыбыз да бар.
Актаныштан әлеге программада 5 кеше катнашу теләге белдергән: Уразайдан Фәнил Шәязданов (кошчылык), Чалманараттан Кәдрия Ибрагимова һәм Югары Яхшыйдан Айнур Кәримов (сөтчелек), Яңа Кормаштан Айрат Мусин һәм Иске Сәфәрдән Азат Туктаров (ит). Шунсы сөенеч, аларның барсыда бәйге шартларын үтеп җиңүче дип танылдылар һәм миллион ярым сумга кадәрле грантка ия була алалар. Әзерләнгән проектлар буенча иң отышлысы булып ит һәм сөт юнәлешләре танылган. Ә грантны фермерлар үз хуҗалыкларын үстерү һәм җиһазлауга тотачак. Шушы арада җиңүчеләр белән акчаны күчерү буенча килешү төзелде.
Кем ул? Нинди сулыш белән яши ул яшь фермер? Әлеге сорауларга җавап табу нияте белән Иске Сәфәр авылында үз көненә үзе хуҗа булып яшәүче Азат Туктаровның фермер хуҗалыгына юл тоттык. Алда мәгълүм булганча, шәхси хуҗалык ит юнәлешендә шөгылләнә. Бүгенге көндә Туктаровлар гаиләсе 5 центнерга якын 10 үгез, 3 савым сыеры, 5 бозау һәм бихисап кош-корт асрыйлар. Азатның тормыш иптәше Әлфинурдан кошларның төгәл саны хакында сорагач елмаеп кына:
- 50 чебешне чалып, суыткычка салып куйдык инде...- дип кенә җавап бирде. Койма артында борчулы каңгылдаган казларны, аяк астында буталып йөргән йорт чебешләрегә күз ташлагач, чыннан да, сан алу – бушка вакыт уздыру белән бер тоелды.
Маллар заманча, ишле малга исәпләнеп төзелгән торакта көн күрә. Торак дип әйтүемнең сәбәбе шунда ки, бар уңайлыклары да булган мал йортын, гомуми ияләшенгән “лапас“ яки “сарай“ сүзләре белән түбәнсетәсе килми. Аны, заманча мини ферма дип атар идем мин. Алдагы елларда Азат, грант ярдәмендә аны тагын да киңәйтергә, шул исәптән мал санын да арттырырга ниятли. Әлегә 3 сыерга аена 8-9 мең сумлык сөт савып саталар. Авылда уртача 9 сумнан җыялар икән аны.
Билгеле, гади аты булып та, корыч аты булмаса фермер – фермер түгел инде ул. Азатның техник паркы да елдан-ел яңарып, ишәеп бара. МТЗ тракторы, күбесе Азатның үз куллары белән хәстәрләнгән һәм тракторга тагырга көйләнгән күтәргеч, төягеч, салам кыскыч, печән чапкыч, теземнәргә сала торган агрегат, чәчкеч һәм башка бихисап агрегатлар хуҗалыкта эшне шактый җиңеләйтә. Җирдә хезмәт куйгач, һәрберсе кирәк.
Азат 20 ел хуҗалыкта токарь булып эшләгән. Дөресен әйтергә кирәк, малны монарчы да ишле асраган алар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь фермерларга башлангычта ярдәм кулы сузуы хакында ишеткәч, катнашып карарга ниятлиләр. Билгеле, теләдең дә - министрлык сиңа 1,5 млн сум акчаны кулыңа тоттырды түгел. Синең булдыклылыгыңы да, ярдәм күләмен дә махсус комиссия билгели. Чын мәгънәдә лаеклар гына ия була аңа. Ә иң әүвәл тырышлык кирәк.
Руслан УСМАНОВ