Арча районында узган семинар барышында район терлекчеләре белән дә, җитәкчеләр белән дә яшьләрне авылда калдыру, белгечләрне кызыксындыру юллары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында узып баручы елның үзенчәлекләренә һәм уҗым культураларының торышына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20600 сум тирәсе. Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы 16530 сум, Питрәчтә - 14866 сум.
Башкаланың “Казан ярминкәсе” күргәзмә павильоннарында өч көн дәвамында Россия һәм чит илләрнең йөздән артык танылган компанияләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгәннәр белән уртаклашты.
Зөлфия Миңнеханова – Арча районындагы «Ак Барс Агро» җәмгыятенең мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы. Әле күптән түгел генә ул, Мәскәүгә барып, ясалма орлыкландыру технологлары арасында үткәрелгән ярышта катнашып, Россия буенча җыйналган 85 кеше арасында икенче урынны яулап кайтты.
Казан базарларына барлыгы, 584 машинага төяп, 40 миллион сумлык продукция китерелде.
Бүгенге көндә республика буенча уртача уңыш - 338 ц/га тәшкил итә, бу - 2011 нче елга караганда, 47 ц күбрәк. Техник культура 59,5 мең гектарда җыелган, бу гомуми күләмнең 98 процентын тәшкил итә.
22 нче октябрдән Татарстан агробизнес кадрлары әзерләү институты базасында агросәнәгать комплексы предприятие җитәкчеләренең резерв составын укыту башланды.
Оператив мәгълүматлар буенча быелның 23 октябренә республика буенча татлы тамыр 59 мең гектар мәйданнан казып алынган. Бу планның 97% тәшкил итә.
Форум кысаларында Идел буе фермерлары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырыла.