Республика кырларыннан 1,9 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

Республика басуларында шикәр чөгендере алу тәмамланып килә. Бүгенге көндә бу эш соңгы гектарларда бара. Оператив мәгълүматлар буенча быелның 23 октябренә республика буенча татлы тамыр 59 мең гектар мәйданнан казып алынган. Бу планның 97% тәшкил итә.

Гомумән алганда республика хуҗалыкларында 1,9 млн. тоннадан артык татлы тамыр җыеп алынган. Чөгендернең тулаем җыемы буенча Буа районы алда бара, анда бүгенге көндә 336 мең тоннадан артык уңыш җыелган. Зәй, Сарман һәм Нурлат кырларыннан исә 264 мең тоннадан артык татлы тамыр казылган.

Уртача республикакүләм уңыш күрсәткече – гектарыннан 338 центнер, бу узган елгы күрсәткечтән 45 центнерга югары. Бүгенге көндә мул уңыш белән буалылар мактана ала, алар гектарынанн 400 центнер татлы тамыр җыя. Шулай ук Зәй, Сарман һәм Тәтеш районында да шикәр чөгендере уңган (350-375 ц/га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International