ТР авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11600 сум

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

Агымдагы елның 9 аена бирелгән күрсәткечләр буенча, ТР авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11600 сум - үсеш 18 процентны тәшкил итә.

Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20600 сум тирәсе. Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы 16530 сум, Питрәчтә - 14866 сум.

Ә Менделеевский,  Чирмешән һәм Чистай районнарында исә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә эш өчен, киресенчә, 9 мең сумнан кимрәк түләнә.

Республика хуҗалыкларында исә иң зур хезмәт хакын Тәтеш районының «Сафиуллов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре ала - 18165 сум. Әлки районының «Хузангай» хуҗалыгында – 17001 сум, Буаның «Авангард» җәмгыятендә– 16180 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International