Татарстанда уңышны ала башлаганнан бирле, 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган. Бүгенге көндә республика буенча уртача уңыш - 338 ц/га тәшкил итә, бу - 2011 нче елга караганда, 47 ц күбрәк.
Техник культура 59,5 мең гектар мәйданнан җыелган, бу гомуми күләмнең 98 процентын тәшкил итә.
Кырлардан 340 мең тоннадан артык татлы тамыр җыеп, Буа районы игенчеләре алда бара. Уңыш буенча иң югары күрсәткеч тә бу районда – гектарыннан 400 центнер. Зәй, Сарман, Норлат районнары хезмәтчәннәре дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, Зәйдә 327 мең тонна, Сарман белән Норлатта 265 мең тоннадан артык шикәр чөгендере казып алынган.
Бу районнарда татлы тамыр уңышы күрсәткечләре дә югары Зәйдә - 375 ц/га, Сарманда - 351 ц/га, Тәтештә - 350 ц/га.