Илдар Халиков авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән танышты

2012 елның 27 октябре, шимбә

Бүген Казанда чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Чехов базарында һәм Мәскәү районындагы яңа мәйданчыкта урнашкан ярминкәләрнең барышы белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков танышты. Ул продукция төрлелеген карады, сатучылар, алучылар белән аралашты.

Бу атнаны шәһәр халкына ЯАҖ «Татплодоовощпром», «РАЦИН», ААҖ "ТАТАГРОХИМ", Татпотребсоюз, ААҖ «Татагролизинг», ААҖ ТК «Татмелиорация», ААҖ «ВАМИН Татарстан», ААҖ СХП «Юбилейное», ҖЧҖ ТК «Майский», ЯАҖ УК «АгроИнвест», ААҖ «Казан ит комбинаты», КФХ «Марс», ҖЧҖ «Лаеш кошчылык комплексы», ААҖ «Яшел Үзән сөт комбинаты», ААҖ ХК «Ак Барс» һ.б. хезмәт күрсәтте.

Казан базарларына барлыгы, 584 машинага төяп, 40 миллион сумлык продукция китерелде.

Гомумән алганда, сатуга 498 тоннага якын бәрәңге, 295 тонна яшелчә, 81,8 тонна ит, 97 тонна шикәр комы, 56 тоннадан артык сөт, 64 тоннага якын он, 32,4 тонна ярма, 579,7 мең данә тавык йомыркасы һ.б. чыгарылды. Халыкта сыер итенә, cыер маена, сөт, сыр, тавык йомыркасына  ашлыкка сорау зур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International