Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында узып баручы елның үзенчәлекләренә һәм уҗым культураларының торышына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада институт директоры Марсель Таһиров һәм галимнәр катнашты.
Быел август азагында яуган яңгырлар уҗымны дымлы туфракка уңышлы чәчәргә мөмкинлек бирде. Бу үсемлекләрнең тишелешенә уңай йогынты ясады. Уҗымның торышы аның үз вакытында тиешле җиргә чәчелүенә бәйле. Алар яхшы тамыр җәйсен өчен көзен үсемлеккә 5 градустан югары булган һава шартларында 45-60 көн кирәк.
25 августан 5 сентябрьгә кадәр аралыкта борчак, тукранбаш, пар җирләренә чәчелгән уҗымнарның хәле кышлау өчен яхшы күренә, алар 3-5 бәбәк җибәргән. 25 августан алда чәчелгән уҗымнар исә үзләренә кирәк кадәр ашлама һәм дым запасы туплап артык үсеп киткән.
Галимнәрнең сүзләренә караганда, хәзерге вакытта уҗымнар беренче чыныгуларын алган. Беренче фаза көндез 8-15 градуслы кояшлы, якты көндә, ә төннәрен 0 градус температурада уза. Шул ук вакытта үсемлек, үзенә күп күләмдә углеводлар (шикәр) җыеп кала.
Гадәттә, икенче чыныгуны түбән температурада (0– градуска кадәр) уза.Шул ук вакытта күзәнәкләрдә дым җитешми башлый. Шуның ярдәмендә үсемлекләрдә, үсенте төеннәрендә күзәнәк сыгынтысы концентрациясе шактый арта. Әлеге фазадан соң уҗымнарның кышлау шартларына чыдамлылыгы арта.
Язын исә үсентеләрне өшегән яфракларыннан һәм тупланган инфекцияләрдән арындыру кирәк.
Елның үзенчәлекләренә килгәндә, институт галимнәре 2012 ел явым-төшемнәре чагыштырмача урта күләмдә, дип билгеләп үтте. Әмма республика буенча дымлылык тигез күләмдә түгел иде. Мәсәлән, июль һәм август айларында, аеруча, күпъеллык үләннәр чәчелгән урыннарда дым җитмәде. Быел 2010 елдан соң эффектлы температура суммасы буенча икенче урында тора.
Шулай ук очрашуда бәрәңге игү темасы күтәрелде. 2011 елда республикада югары температура һәм дымлылык аркасында бәрәңге фузариозы киң таралды.
Фузариоз - гөмбә авыруы. Аның белән зарарланган үсемлек аз тишелә һәм начар үсә. Иң куркынычы шунда, элеге чирнең споралары берничә еллар туфракта саклана. Институт галимнәре бу авыру белән көрәшү өчен чәчүлек җирлекләрен алыштырырга киңәш итә. Шулай ук утырту өчен сәламәт орлыклар файдалану зарур.
Алга таба бәрәңгене саклау турында да киңәшләр бирелде. Галимнәр дәвалау чорыннан соң суыту фазасы башлануын искәртте. Бу чорда температураны 2- 3 градуска кадәр акрынайтып киметергә кирәк, ә чагыштырмача һава дымлылыгы 90-95% булырга тиеш.