24 октябрьдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачыла

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

24-26 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә традицион Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Әлеге масштаблы проект бер мәйданда берьюлы берничә проектны – 16 нчы тапкыр оештырылучы “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” һәм 13 нче “Волгапродэкспо” махсуслаштырылган күргәзмәләрен берләштерә.

Оештыручылар белдерүенчә, быел күргәзмәләрдә Россиянең 150 дән артык компаниясе, шулай ук Алмания, Италия, Франция, Чехия компанияләре вәкилләре үз продукциясен, эшләнмәләрен тәкъдим итәргә, казанышларын демонстрацияләргә җыена. Форум экспозициясендә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасының, үсемлекләрне саклау чараларының, ашламалар һәм орлыкларның, ветеринария препаратларының, азык өстәлмәләренең киң спектры тәкъдим ителәчәк.

Форум кысаларында шулай ук Идел буе фермерлары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырыла. Форумның эшлекле программасына килгәндә, ул тармактагы актуаль проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышларын, конференцияләрне, “Агросәнәгать комплексында заманча җиһазлар һәм технологияләр” дигән бәйгене үз эченә ала. Быел беренче тапкыр буларак биредә авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында бизнес-очрашулар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International