22 нче октябрдән Татарстан агробизнес кадрлары әзерләү институты базасында агросәнәгать комплексы предприятие җитәкчеләренең резерв составын укыту башланды.
Әлеге әзерлек курсларына агросәнәгать предприятие җитәкчеләре урынбасарлары, ветеринария табиблары, зоотехниклар, икътисадчылар һәм хуҗалыкларның төп белгечләре килгән.
Укыту барышында аларга авыл хуҗалыгында кризиска каршы идарә нигезләре, ВТО шартларында агросәнәгать комплексы үсеше, маркетинг һәм менеджмент һ.б. буенча белем бирәчәкләр. Резерв составының булачак вәкилләре шулай ук республиканың алдынгы хуҗалыкларында булачак.