Башкаланың “Казан ярминкәсе” күргәзмә павильоннарында өч көн дәвамында Россия һәм чит илләрнең йөздән артык танылган компанияләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгәннәр белән уртаклашты.
Ниләр генә юк биредә. Алдынгы техника һәм технологияләр, авыл хуҗалыгында җитештерелгән күптөрле продукцияләрне саклау җайланмалары, ашлама, биоөстәмәләр, ветеринария препаратлары... Татарстан фермерлары тәкъдим иткән продукцияләр дә шактый иде.
Форум кысаларында тәкъдим ителгән теләсә нинди продукцияне яки техниканы арзан бәядән алу мөмкинлеге дә бар. Билгеле инде, килгән кунаклар да, үзебезнең фермерлар да мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмады.
Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, төрлесе төрле шартларда эшләсә дә, уртак проблемалары шактый. Шуңа да мондый очрашулар – тәҗрибә мәктәбе дә ул. Үзара киңәш-табыш итү, аралашу бүген булмаса, иртәгә уңай нәтиҗәләр алып килә. “Хуҗалыкта еллар буе хәл ителмәгән проблемаларны шундый аралашулар аша ансат кына чишеп була”, – ди Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.
Камил Сәгъдәтшин