Практика үткәндә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән студентлар күп түгелдер. Моңа ирешү өчен берничә сәбәпнең бергә туры килүе кирәк. Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Ленар Шакиров Арча районның “Северный” хуҗалыгына кайтуы белән дә уңа.
Аның җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин кешеләр кадерен белә, мондый остаз белән эшләү үзе зур бәхет. Тырышып эшләгән кешедән бернәрсә дә кызганмый, җай чыкканда мактый, бүләкли, ярдәм итә.
Быел урак өстендә хуҗалык басуларында йөргәндә әлеге студент егетне бик мактаган иде ул. “Кырдан кайтып керми, кешеләр белән бик тиз уртак тел тапты, бар нәрсәне белергә тырыша, киләчәктә яхшы белгеч чыгар, үзебезгә баш агроном булып кайтыр дип өметләнәбез”, — дигән иде.
Уңдырышлы туфракка чәчелгән орлыклардан яхшы шытымнар чыга, алар мул уңыш бирә. Моны кешеләргә карата да нәкъ шулай дип әйтеп була. Яхшы белгечләр дә буш урында барлыкка килә алмый. Күптән түгел генә Арча районының “Северный” хуҗалыгында үткән семинарда районның нәсел эше буенча белгече Җәмһәрия Зарифуллина Шекә фермасында ясалма орлыкландыру технигы булып эшләүче Хәмит Хәкимовны үз эшенең остасы дип мактады. Озак еллар шушы эшендә, аңа 330 сыер һәм таналар беркетелгән, быел 267 бозау (узган елгыдан 64кә артык) алган иде. Фермада бер генә үгез дә юк. “Шуңа күрә фермада авырулар да юк, — ди Җ.Зарифуллина. — Үгез авыру таратучы бит инде ул”.
Илдус фермасында ясалма орлыкландыру технигы булып эшләүче Равил Һадиев — югары белемле зоотехник. Аның да хезмәте мактауга лаеклы.
“Ак Барс-агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үзен сыер савучы буларак яхшы яктан күрсәткән Зөлфия Миннеханованы ясалма орлыкландыру техниклары әзерләү курсларында укытып кайтара. Зөлфия хәзер Россия күләмендәге ярышларда җиңүләр яулый.
Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров әлеге семинар барышында терлекчеләр белән дә, җитәкчеләр белән дә яшьләрне авылда калдыру, белгечләрне кызыксындыру юллары турында фикер алышты. Күп хуҗалыклар өчен мөһим проблема бу. Хәзер инде эш шартлары да күпкә уңай, югыйсә. Дәүләт тә бу юнәлештә төрле программалар тәкъдим итеп карый. Шуларның берсе — яшь гаиләләргә йортлар төзүдә ярдәм күрсәтү. Әйбәт программа, әмма йортны төзеп бетергәч эшләсәм ярый, эшләмәсәм ярый дип йөрүчеләр дә бар икән. Димәк, җаваплылыкны өстән алай ансат кына төшереп булмый торган юлларын эшләп бетерәсе бар.
Ильяс Фәттахов