Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы чакырылыш утырышында катнашты.
Актаныш районында объектлар белән танышуны ул “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖ терлекчелек тармагыннан башлады. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып ит һәм сөт терлекчелеге тора. Министр бозаулар торагында булды, аларның тукланышы белән кызыксынды. 100 баш бозау асрала торган торакта бер терлекче эшли, хезмәт хакы да югары – 14 мең сумга кадәр. Әзерләп куелган коры үләннәр сыйфаты ягыннан, министр күңеленә бик хуш килде: “Нәкъ вакытында, яшь килеш җыеп алынган”,- дип искә алды ул. “Нур Баян исемендәге” хуҗалыкта дуңгызлар симертү белән шөгыльләнәләр, әмма, хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов әйтүенчә, тере малга бәяләр нык төшү сәбәпле, бу тармак зур кыенлык кичерә.
Тат.Суыксу авылында 1986 елда салынган, ике катлы хастаханә бинасы 2007 елда бина капиталь ремонтка туктатылып, озак вакыт төзекләндерү эшләре тукталып торганнан соң, 2012 елның 29 декабрендә табиблык амбулаториясе буларак, кабаттан үз ишекләрен ачты. Марат Әхмәтов белән әңгәмә барышында табиблар һәм шәфкать туташлары материаль-техник тәэмин ителешнең яхшыруын билгеләп узды. “АльфаМед” системасы ярдәмендә ФАПларның һәм район хастаханәләренең эшчәнлекләрен автоматлаштыру максатында тормышка ашырылучы проект белән Тат.Суыксу җирлеге халкына хезмәт күрсәтүче гомумгамәл табибы Чулпан Зәйнуллина таныштырды. Шулай ук биредә Марат Әхмәтов авырулар белән дә аралашты.
Актанышта министр 2012 елда ачылган чаңгы базасын карады, районның оста куллы уңганнары эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Соңыннан Актаныш муниципаль район Советы сессиясендә катнашты. Монда районның еллык нәтиҗәләре белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев таныштырды.