Быел 4 миллион тонна ашлык җыярга кирәк. Татарстанның эчке ихтыяҗы шундый. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү турында сөйләде.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, синоптиклар рәттән 10 коры җәй була, дип фаразлый. Аномаль эссе булган елларда ТР да тулай ашлык күләме аз булды. Авыл хуҗалыгы продукция буенча югалту 80 млрд. сум тәшкил итте. Аннары агросәнәгать комплексы предприятиеләренең запасы да бетте. Шуңа күрә икмәк запасын булдыру өчен быел 4 миллион тона ашлык җыеп алу зарури. “Безгә икмәкле ел бик кирәк”, - диде аграр ведомство җитәкчесе.
Министр белдергәнчә, быел чәчүлек мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә сакланачак. 2 млн. гектарда язгы кыр эшләре башкарылачак.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры язгы чәчү үзенчәлекләренә дә тукталды. Быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый артты. Элеккеге түләүләрне вакытында кайтармау сәбәпле, банктан кредит алу буенча проблемалар бар.
Әмма, уңай күренешләр дә бар, дип саный министр. Туфракта көзге дым запасы 180-200 мм тәшкил итә, ә норма -160 мм. Быелгы яз да куандыра, туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым туплансын өчен нәкъ шундый һава шартлары кирәк.
Мондый яз ТР да 530 мең га биләүче көзге культураларга да уңай тәэсир итә. М.Әхмәтов бәяләвенчә, хәзер үсемлекләр яшы хәлдә һәм алар өчен борчылырга урын юк.
Быел орлыклар буенча проблема юк, 400 мең тонна әзерләнгән. Орлыкларның бер өлешен башка максатларга юнәлдерү мөмкин, дип белдерде Марат Әхмәтов.
"Татар-информ"