Оператив мәгълүматлар буенча, РФ авыл хуҗалыгы язгы оешмаларына чәчү кампаниясе өчен 6022,56 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культура кирәк булачак. Бүген барлыгы 5846,83 мең тонна орлык бар. Орлык белән тәэмин ителеше - 97,1 %, кондиционлык узган ел белән чагыштырганда - 81,9% тәшкил итә.
Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев сүзләренә караганда, Үзәк, Төньяк һәм Идел буе федераль округлары тулысынча язгы чәчүлек орлыклары белән тәэмин ителгән. Иң түбән әзерлек хәзерге вакытта Ерак Көнчыгыш федераль округында ( 88,8%). Ә менә иң югары күрсәткеч - Көньяк федераль округында (98,1%).
Россия Федерациясенең барлык авыл хуҗалыгы предприятияләре язгы чәчү эшләренә кадәр орлыклар белән тулаем тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗылыгы министрлыгы.