Татарстанда терлекчелек тармагының уңай үсеше күзәтелә

2013 елның 9 марты, шимбә

Татарстанда терлекчелек тармагының уңай үсеше күзәтелә. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Минниханов алып барды, шулай ук анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов терлекчелектә соңгы 2 айлык эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр ясады. “Безгә әлеге өлкәдә яхшы күрсәткечләрне саклап калдык. Ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 9 процентка арткан, нигездә, югары технологияле тармаклар хисабына: кошчылык һәм дуңгызчылык, -диде ул.

Эре мөгезле терлек, шул исәтән сыерларның да узган ел белән чагыштырганда 3 процентка үсеше күзәтелә. Дуңгызлар - 11, сарыклар -13, бозаулар – 5 процентка арткан.

“Ә менә сөт җитештерү өлкәсендә 3 процентка кимү күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда 6 мең тоннага сөт азрак җитештерелгән. Бигрәк тә “Вами-Татарстан” һәм “Красный Восток” булган районнар артта калыша, -диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International