2013 елның 12 мартында Алабуга районы “Светлая долина” агрофирмасында зона семинары узды. Әлеге киңәшмәдә биологик яктан чиста продукция булдыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә ТР “Республика ветеринар лабораториясе” директоры Финсур Әхмәтов катнашты.
Финсур Әхмәтов үзенең чыгышында яхшы, бөтен таләпләргә туры килердәй сыйфатлы продукцияне бары эре мөгезле терлекне тиешенчә ашаткан очракта гына алырга мөмкин булуын әйтеп үтте. Ризыкның сыйфаты аның туклыклыгына, файдасына, химик составына, кушылган агулы матдәләргә бәйле.
Шулай ук хайваннарның организмына көндәлек рәвештә 15 төрле үсемлек кушылган ризык кереп барса, терлекләрнең сәламәтлегенә, матдәләр алмашына файдасы зур булуын ассызыкладылар.
ТР “Республика ветеринария лабораториясе” вируслар бүлеге җитәкчесе Ришат Рафиков эре мөгезле терлекләрдә еш очрый торган авырулар турында чыгыш ясады, аларны дәвалау һәм профилактик чаралар турында сөйләде.
Киңәшмәнең практик өлешендә утырышка килгән белгечләргә 200 баш сыер өчен яңа гына төзекләндерелгән бинаны, тудыру бүлеген күрсәттеләр. Биредә эре мөгезле терлекләрнең баш саны 407дән 800гә арткан. Шулай ук чарада катнашучыларга дөрес итеп лаборатория өчен анализлар алуны күрсәттеләр.