ТИПКА базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре өчен укулар узачак

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

2013 елның 18-24 мартында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы” программасы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең яшь белгечләре өчен укулар үткәреләчәк.

5 көн дәвамында белгечләр халыкара бухгалтерия һәм статистика стандартларын, Россиянең БСОга керү шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең конкурентлык сәләтендә IT технологияләрнең ролен өйрәнәчәк.

Шулай ук игътибар үзәгендә ТР терлекчелегенең үсешендә әһәмиятле инновацион технологияләр, БСО шартларында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International