Бу яңартылган слетны үткәрү урыны итеп, берьюлы берничә йөз кеше сыйдырышлы “Олимп” боз сарае сайланган. Табын артына дүрт йөздән артык кеше җыелды. Кунак итеп республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Вамин” һәм “Рацин” вәкилләре дә чакырылган иде. “Фидакарь һәм тынгысыз хезмәтләре белән халык ихтирамын казанган, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче тынгысыз йөрәкле, нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, шоферлар, терлекчеләр, фермерлар, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Һәркайсыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Республикабыз һәм районыбыз данын, дәрәҗәсен күтәрүгә сез зур өлешегезне кертәсез,”–диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов тантананы ачканда ясаган чыгышында. Олы кунаклардан тәбрикләү сүзләрен Нәҗип Хаҗипов белән Тәлгать Абдуллин да җиткерделәр.
Бүләкләүләр Россия Министрлыклары Мактау грамоталарын һәм Татарстан Республикасының Мактаулы исемнәрен тапшырудан башланды. Аннан алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, фермалар мөдирләре, белгечләр, терлекчеләр, комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар, умартачылар бүләкләнде.
2012нче елны авыл хуҗалыгы өчен уңайлы килде, дип әйтеп булмый. Июнь аендагы корылык өметләнгән уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирмәде. Әмма “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте, “Трудовик” һәм “Нократ” агрофирмалары технологияләрне төгәл үтәсәң, минераль һәм биологик ашламаларны нәтиҗәле куллансаң, корылык шартларында да мул уңыш җыеп булганын расладылар. Хуҗалыклар кышлату чорына елъярымлык терлек азыклары запасы белән керде. Аларның эшчәнлеген бәяләү өчен, җитештергән бөтен төр продукцияләрен ашлык берәмлегенә әйләндерәләр. Рифат Мотыйгуллин җитәкчелегендәге “АПК “Азык-төлек программасы” былтыр һәр гектар сөрү җиренә 39 центнер ашлык берәмлеге җитештергән. Ул җиңүче коллектив дип танылды. “Нократ” агрофирмасы–икенче, “Азык-төлек корпорациясе” өченче булды. Җиңүче Дипломнары һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын алу өчен әлеге хуҗалыкларның һәркайсыннан сәхнәгә берничә дистә алдынгы күтәрелде. Җиңүчеләр район күләмендә һәм икътисади зоналар буенча чыгарылган иде. Слетта бүләкләнүчеләр сафын гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, иң күп сөт тапшыручы, ит җитештерүче шәхси хуҗалыклар, җәйге каникуллары вакытында хуҗалыкларга нәтиҗәле шефлык ярдәме күрсәткән мәктәп коллективлары да тулыландырды.
ИА «Татар-информ»