“Казан” агропромпаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” агромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питрәч, Алексеевски районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН - Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ. б. катнашты.

Бу көнне сатуга 10,3 т ит, 2,5 т яшелчә, 14 т дан артык сөт, 50 мең данә тавык йомыркасы, 3,3 т ярма, 15 т он, 15 т шикәр комы һәм башка продукция чыгарылган иде. Моннан тыш бал, сыер мае, сыр, кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин иде.

Гомумән алганда башкалага барлыгы, 161 машинага төяп, 6,5 миллион сумлык продукция китерелде.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 16 һәм 23 март көннәрендә  узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International