ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3044,8 тонна сөт җитештерелгән.

Бүген Татарстан аграрийлары, агымдагы елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау буенча стратегия эшли.

Әлки муниципаль районында шәхси хуҗалыклардан дүрт ай эчендә 1496 тонна сөт сатылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 18 миллион 587 мең сум дигән сүз.


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә федераль министр алдында Татарстанда чәчү кампаниясенең уңышлы баруы турында хисап тотты.

Яңа Чишмә районында  “Әхмәтвәлиева Г.Г. крестьян-фермер хуҗалыгы” һәркемгә үрнәк

Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, бүгенге көнгә “экватор” сызыгы үтелгән инде – бөртекле сабан культураларының яртысыннан артыгы чәчелгән.

Кама Тамагы муниципаль районында терлекләрне кышлату тәмамланды һәм малларны продуктлылыкны арттыру өчен яшел азыкта барлык мөмкинлекләр дә булган җәйләүләргә чыгарганнар.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара һәм Мамадыш муниципаль  районнарында кыр эшләре барышы белән танышты.


14
май, 2013 ел
сишәмбе

Бу атна ахырына кадәр чәчү эшләрен төгәлләү зарур. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Татарстан игенчеләре алдына шундый бурыч куйды.

Балык Бистәсенең крестьян-фермерлык хуҗалыклары инде күптәннән малларны җәйләүдә йөртә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International