Әтнә районында савым бер сыерга 19,5 кг туры килә

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3044,8 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 163,1  тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 152,6 тонна, Кукмарада – 143,4 һәм Актанышта – 137,0 тонна.

2013 елның 16 маены алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 12,6 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,5 кг туры килә. Саба районында уртача савым 18,0 кг тәшкил итә, Балтачта– 17,5 кг.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International