ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районында, составында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе  җитәкчесе Миргасим Усманов,  аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы  Илназ  Хәмитов, “Россельхозүзәкфилиалы  җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм  мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы  комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 5 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 7857 т печән әзерләнгән.

Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә.

2013 елның 5 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1155,3 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 59 процентын тәшкил итә.

Хуҗалыкларда кычыткан әзерләүгә дә керешкәннәр. Хәзер ул район буенча 60 тонна чамасы тәшкил итә.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 4 июненә алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 13,2 кг сөт алалар.

Сыерлар җәйләүгә чыккач, сыер башына сөт ике килограммга арткан. Уртача майлылыгы да 3,8 процент тәшкил итә.


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 3 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1050,9 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 54 процентын тәшкил итә.

“Азнакай” АФ”ның Тымытык бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.

Комиссия рәисе механизаторлар белән очрашуында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклегенә басым ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International