“Калморза” хуҗалыгында маллар җәйге лагерьга чыгарылган, көтүлекләрдә йөртелә. Әлеге хуҗалык буенча һәр сыердан көнлек савым 12,4 килограммга җиткән.
– Сыерлар җәйләүгә чыккач, сыер башына сөт ике килограммга артты. Уртача майлылыгы да 3,8 процент тәшкил итә, – ди “Калморза” хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров.
– Җәйләүгә чыгар алдыннан күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Электр линияләре апрель азагына ук әзерлек сызыгына куелды. Моннан тыш, сыер саву корылмалары, вакуум насослары җентекләп тикшерелде, – диләр терлекчеләр.
Барысы да эшне нәтиҗәле оештыруга бәйле. Бригадир Галина Кулькова тәртип ярата. Эшкә җаваплы караш, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә көндәлек савым 2907 килограммга җиткән. Үткән ел ул 500 килограммга кимрәк булган. Ә савым сыерларының саны үзгәрмәгән, шул ук 210 калган.
Көтүлекләрдә йөреп кайткач, һәр савым сыерына биш килограмм исәбеннән катнаш азык бирү дә үз ролен уйный, билгеле. Шулай ук сыер башына биш кг силоска бер кг концентрат азык, тоз, акбур кушып монокорм ясала, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.