Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.
Конкурска элек беркайда да басылмаган татар телендә язылган әсәрләр кабул ителә. Бәйге хикәя, повесть һәм роман номинациясендә үткәрелә. Һәр номинация 3 призлы урын белән бәяләнәчәк һәм аерым китап булып чыгачак. Иң яхшы авторларлар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Материаллар 2013 елның 1 августына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат 236-97-71 буенча (ТР Язучылар берлеге).