ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Кайбыч районының “Заволжье” җәмгыяте кырларында 1000 тоннадан артык сенаж салганнар. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар  да төзелгән. Шулай ук шикәр чөгендеренә дә зур игътибар бирелә.


9
июнь, 2013 ел
якшәмбе

8 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Чистай авыл хуҗалыгы техникумы” урта профессиональ белем бирү автоном дәүләт учреждениясенә Гомәр Госманов исемен бирү тантанасында катнашты. Әлеге тантаналы чарада шулай ук, озак еллар дәвамында КПСС Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре булган Гомәр Госманов та бар иде. Аларны Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Георгий Копышев озатып йөрде.


8
июнь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2013 елгы Сабантуй бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.


7
июнь, 2013 ел
җомга

Агымдагы елның 7  июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 13392 т печән әзерләнгән. Республиканың 40 районында әлеге өлкәдә актив эш алып барыла. Апаса районында  - 1660 т, Буада – 1492 т, Әтнәдә - 950 т.

2013 елның 7 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1223,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның  63 процентын тәшкил итә.

Нурлат районында печәнне 5мең центнер итеп әзерләргә исәплиләр.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3201,8 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 167,7 тонна сөт савылган.

Бүген Минзәлә районының «Мензелинские зори» агрофирмасының Калморза бүлекчәсендә “Проминтел-Агро” республика киңәшмәсе үтте. Яңа техника һәм фирма яңалыклары белән республика хуҗалыкларыннан килүчеләргә фирма белгече Евгений Козлов таныштырды.

Алексеевск районында  авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист белгечлегенә укучылар арасында “Һөнәре буенча иң яхшы-2013” исеменә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның  һөнәри осталык олимпиадасы  узды.

Азнакай районында, составында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе  җитәкчесе Миргасим Усманов,  аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы  Илназ  Хәмитов, “Россельхозүзәкфилиалы  җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм  мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы  комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International